13 августта Уфаның Сочи урамында булган коточкыч авариянең нечкәлекләре билгеле булды.
Авариядә катнашучыларның берсе исерек һәм машина йөртүгә хокуксыз булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтенә җиде автомобиль тарыган.
Вакыйга кич якынча 20:30 сәгатьтә була. Юл инспекторлары фаразы буенча, "Toyota Land Cruiser"да 38 яшьлек уфалы каршы як "девятка"га бәрелгән, шуннан соңгысы "Hyundai Elantra", "унбишенче" модель "Лада"га, "Renault Kaptur" һәм "Audi A6"га чәкәлгән. Моның белән параллель рәвештә беренче внедорожник каршы "Hyundai Santa Fe"га бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән, тагын берсе авыр җәрәхәтләр алган.
"38 яшьлек тугызынчы модель йөртүчесе һәм аның ачыкланмаган пассажиры һәлакәт урынында үләләр. Тагын аның ике пассажиры авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелә, анда аларның берсе бүген иртән аңына килмичә үлгән ", - дип йомгакладылар ЮХХДИда.
Хокук сакчылары, шулай ук, "Toyota" шоферы турында белдерә. Аның идарә итүгә хокуклары булмаган, ул шушы елның гыйнварында исерек килеш йөргән өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Бу юлы да ул "градус астында" булган. Аның канында 1,2 промилле спирт табылган. Бу ике шешә аракыга тиң...
Фото: bashnews.ru