Моңа кадәр кайбер интернет чыганакларында аның үлеме туырындагы хәбәр ялган булып чыкты.
Берничә көн элек башкаланың Комаров урамында 20 яшьлек автоледи ике кешене бәрдергән дип язган идек. Әнисе белән 6 яшьлек бала яшел светофорга юл кичкән. Борылмадан зур тизлектә "Тойота" машинасы очып чыккан. Балалы хатын бу вакытта телефоннан сөйләшеп барган, машинаны күрмәгән.
Әлеге мизгелләрдә билгеле булуынча, 24 яшьлек авырлы хатын исән калган, аның баласы да төшмәгән. Ә янындагы сабыеның башы бәрелгән. Алар икесе дә тән җәрәхәтләре алган, әлеге вакытта табиблар кулындалар, савыгуга ышаныч бар.
Ана карынында ук шундый зур сынауга дучар булган бала исән туып, сау яшәсен иде, Ходаем. Мондый шатлык бәрабәренә, коллегаларның хатасын да сөенеп гафу итәбез!