+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Августа 2020, 14:55

Нарасыйны саклап кала алмаганнар

Узган җомгада юл аша чыкканда кызы белән 24 яшьлек хатынны машина бәргән иде.

Узган җомгада юл аша чыкканда кызы белән 24 яшьлек хатынны машина бәргән иде.
Икенче көнне үк кайбер мәгълүмат чараларында йөкле хатынның (йөклелек буенча 30 атнада булган) вафат булуы, ә кызы реанимациядә ятуы турында хәбәр пәйда булды.
Тик төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында бу яңалыкны кире кактылар һәм алты яшьлек кызның һәм ананың хәле тотрыклыланды, һәм аларның гомерләренә башка берни дә янамый, дип аныкладылар.
Тик, табибларның тырышлыгына карамастан, карындагы баланы коткарып кала алмаганнар.
- Бала юк, ул китте... Алинәгә иртән операция ясаганнар, кесарь кисүе. Әлегә яңалыклар юк. Сәламәтлеген тергезү озак дәвам итәчәк, бөтен җире сынган... Табиблар куркыныч түгел диләр, тик умыртка баганасына зыян килгән, әлегә йөрергә мөмкин, ә аннары кем белә. Оныкның хәле яхшыра, - дигән зыян күргән хатынның Уфадагы әнисе.
Фото: kp.ru
Читайте нас