+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 август 2020, 08:57

Үтерү белән янап, ике көн үзе белән йөрткән

Чакмагышта башланган юл, Татарстан аша узып, Уфада бик күңелсез тәмамланган.

Чакмагышта башланган юл, Татарстан аша узып, Уфада бик күңелсез тәмамланган.

Чакмагыш авылында яшәүче 57 яшьлек кешене машинасына көчләп утыртып алып киткәннәр. Ике көн дәвамында пистолет белән янап, җинаятьче аны республика буенча йөртә һәм хәтта Татарстанга да барып җитә, ә аннары аны үз автомобиленнән чыгарып ыргыта.

Зыян күрүче башкала полициясенең кизү частенә 15 августта көндез мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, моңа кадәр ике көн элек туган авылы янында аңа Радим исемле кеше килеп дәшкән. Таныш булмаган кеше аңа пистолетка охшаган предмет белән яный һәм зыян күрүченең шәхси автомобилендә Татарстанның Актаныш авылына баруын таләп итә. Җинаятьченең һәм аның корбанының сәфәре монда гына тәмамланмый. Алар шулай ук Дүртөйле һәм Югары Яркәй авылларында була.

Вояж Уфада тәмамлана, анда җинаятьче ирне үз машинасының салоныннан куып чыгара, ул үз әйберләрен дә алалмый. Салонда машина хуҗасының телефоны, акча янчыгы һәм шәхси документлары кала.

Әлегә билгесез сәбәп аркасында хокук сакчылары шунда ук җинаятьчене Дүртөйле районында яшәүче 32 яшьлек ир булыр, дип фаразлый. Элегрәк ул караклык өчен хөкем ителгән булган һәм 11 августтан мошенниклык өчен федераль эзләүдә булган.

Фото:https://go.mail.ru/redir
Читайте нас