+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 август 2020, 10:20

Өч бала анасын үтерүчегә ничә ел биргәннәр?

Салават районында булган хәл бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Салават районында булган хәл бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Салават районара суды Вадим Латыйповка карата хөкем карары чыгарды.

Исегездә булса, бу шау-шулы эш Беренче каналда "Мужское и Женское" тапшыруы эфирында чыккан иде.

Программада зыян күргән хатынның әнисе һәм шикләнелүче катнашты. Хатын сүзләренчә, 2019 елның октябрендә аның кызын өч кеше кыйнаган: бергә яшәүче ире һәм ике шешәдән хатын. Чиләбе өлкәсендә яшәүче ханым Башкортстанда яшәүче сөйгәненә килгән булган, анда алар мәҗлес оештырган.

Алынган имгәнүләрдән хатын дүрт айга комага китә - гыйнвар ахырында ул дәваханәдә үлгән. Өч баласы ятим калган, аларның тәрбиясе белән әбиләре шөгыльләнә. Үлгән кызның әнисе, гаепле кешеләрне җәзага тарттырсыннар өчен, гаделлек эзләп тапшыруга килгән.

Суд мәгълүматлары буенча, Латыйпов исерек хәлдә ызгыш барышында 32 яшьлек Галяеваны диваннан идәнгә егып сала. Ул аны бөтен көче белән кыйный башлый. Хатынның сәламәтлегенә авыр зыян салына, соңрак ул Әшә дәваханәсендә вафат була.

"Латыйпов Галяеваның сәламәтлегенә алдан уйлап зыян салуда гаепле дип табылган, бу саксызлык аркасында соңгысының үлеменә китергән. Суд аны 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, җәзаны катгый режимлы колониядә уздырачак. Моннан тыш, суд зыян күрүченең вәкиленең дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде, хөкем ителүче хатынның әнисе файдасына миллион сум әхлакый зыянны түләячәк", - дип хәбәр итәләр Салават районара судыннан.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас