Уфа шәһәренең социаль челтәрләрендә куркыныч юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат пәйда булды.
Инцидент бүген сәгать 13:00 тирәсендә булган. Һәлакәттә кечкенә кыз зыян күргән.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бала Ферин урамындагы юлны җәяүлеләр өчен тәгаенләнмәгән урыннан чыгарга булган. Нәкъ шул вакытта аңа чит ил машинасы килеп бәрелгән.
Җәяүлеләр шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз исән калган, әмма җитди җәрәхәтләр алган.
Бу хәлнең барлык шартларын ачыкларга туры киләчәк.
Фото: bash.news.ru