Стәрлетамактан 22 яшьлек Владислав Вдовинның туганнары һәм дуслары үз-үзләренә урын таба алмый.
Кичә кич егетне дуслары белән очрашуга барганда машина бәргән. Хәзер Владислав авыр хәлдә реанимациядә, ә полиция машина йөртүчене эзли, ул шунда ук авария урыныннан качкан.
Владиславның иң якын дусты сөйләгәнчә, ул кичне егет дуслары белән очрашырга булган. Дуслары Владиславның озак вакыт юклыгына борчылып, аны эзләп китә һәм гәүдәсен юл читендә таба.
- Бу хәл якынча 22.20-22.30 сәгать аралыгында булды, 7 ноябрь урамында, "Дом" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. Анда сыра кибете, автомойка, менә шунда без аны таптык та. Башта, гомумән, кемдер исерек килеш ята дип уйладык, якынрак килсәк - бу Влад, аңсыз, кан эчендә ята. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык, полиция килде. Владиславны шунда ук дәваханәгә алып киттеләр, - дип сөйли зыян күрүченең дусты. - Күрәсең, машина йөртүче кешене бәргәч, туктарга уйламаган да. Тормоз эзләре юк иде. Шаһитлар да юк, шуңа күрә без автомобильнең маркасын белмибез.
Владислав үзе хәзер авыр хәлдә дәваханәдә ята - аның чигәсе яраланган, баш мие көчле бәрелгән, тезе киселгән, күп урыннары имгәнгән. Егет комага киткән: табиблар аның гомере өчен көрәшә һәм әлегә бернинди фараз ясамыйлар.
Владиславның әнисе Оксана сөйләгәнчә, бер ел элек улы армиядән кайткан, ә күптән түгел Кырымга акча эшләргә барган. Хатын аны ялгызы гына тәрбияләгән. Хәзер ана кайгыдан сыгылып төшкән. Ул Владиславның гомере һәм сәламәтлеге өчен борчыла.
Фото: mk.ru