Машинасын туктаткан өчен.
Бу гаҗәп хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Патруль хезмәте юлда тикшерү үткәргәндә бер автомобильне туктатырга карар кылган. Әмма авыш сигналларына һәм маякны кабызуга тәртип бозучы тизлек арттыру белән җавап биргән һәм качарга тырышкан.
⠀
Шулай да хокук сакчылары машинаны туктата алган. Ул 36 яшьлек ир-ат булып чыккан. Көчле алкоголь исен сизгәч, инспектор патруль машинасында медицина тикшерүе узуны таләп иткән, ләкин ир аннан баш тарткан һәм хәтта качарга да тырышып караган. Нәтиҗәдә ир белән хезмәткәр сугыша башлаган. Арытаба хемәткәргә иптәшләре ярдәмгә килгән.
Сугышу нәтиҗәсендә хокук сакчысы җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган. Иргә карата җинаять эше ачылган.
Фото: yandex.ua сайтыннан