Әлшәй районында фаҗига булган.
Анда исерек машина йөртүче 16 яшьлек үсмерне таптатып үтергән. Бу хакта ЮХХДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген, 22 августта, иртәнге бишенче сәгатьтә Таштүбә авылында теркәлгән.
- Булган мәгълүматларга караганда, 25 яшьлек урындагы кеше Renault Megane машинасында 16 яшьлек җәяүлене таптаткан, - дип хәбәр итәләр Дәүләт автоинспекциясендә. - Үсмер җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында җан биргән.
Ачыклануынча, машина йөртүче исерек булган. Тикшерү башланган, аның барышында юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.
Фото: ufa1.ru