+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 август 2020, 15:50

Бала шәрә килеш табылган

Бүген, 23 августта, Уфаны Черниковкада 8 яшьлек кызның гәүдәсе табылуы турындагы хәбәр тетрәндерде.

Бүген, 23 августта, Уфаны Черниковкада 8 яшьлек кызның гәүдәсе табылуы турындагы хәбәр тетрәндерде.

Аны елгадан таптылар. Ачыклануынча, баланы12 яшьлек ике үсмер үтергән.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, беренчел мәгълүматлар буенча, кызчык уен вакытында һәлак булган - 12 яшьлек дусты аның йокы артериясенә баскан. Һәрхәлдә, үсмер үзе шундый күрсәтмәләр биргән. Тик хәзер шау-шулы тарихның яңа нечкәлекләре ачыкланды - кызның мәете тулысынча ялангач килеш табылган. Аның тәнендә күгәргән урыннар, башка тән җәрәхәтләре юк, бары пычрак кына. Үле кыз салкын суда аны эзләгән арада берничә сәгать буе яткан.

Мәктәп укучылары аны ни өчен чишендергәннәр һәм нәрсә эшләргә теләгәннәр - билгесез. Аларның берсе үз гаебен таныган.

Кыз вакытында өенә әйләнеп кайтмагач, әнисе борчыла башлый. Ул кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, шулай ук якыннары белән эзләргә чыга. Кызны очраклы үтеп баручылар үле килеш таба.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас