+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
23 Августа 2020, 10:40

Баланы буып үтергәннәр

22 август кичендә Уфаның Черниковка бистәсендә коточкыч фаҗига була.

22 август кичендә Уфаның Черниковка бистәсендә коточкыч фаҗига була.

Курочкин тавында буу эзләре белән 8 яшьлек кызның гәүдәсе табыла. Коточкыч табышка очраклы үтеп баручылар очраган.

Билгеле булганча, шимбә көнне бала дуслары белән уйнарга киткән, тик кич белән өйгә кайтмаган. Әнисе полициягә хәбәр иткән. Кызганычка каршы, ул баласын исән килеш күрә алмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз дуслары белән уен вакытында һәлак булган.

Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, балалар уйнаганда кемдер кызның йокы артериясенә баса. Аның үлгәнен аңлагач, гәүдәдән котылырга карар итеп, елгага ыргытканнар.

Хәзерге вакытта кызны буып үтергән 13 яшьлек малай белән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Үсмер инде кылганнарын таныган. Һәлак булучының гаиләсе һәм шикләнелүчегә ничек чыгулары турында әлегә мәгълүмат юк. Тикшерү бара.

Фото: kp.ru
Читайте нас