Аларның анда ничек барып төшкәннәрен хокук сакчылары ачыклый.
23 август кичендә Воронеж өлкәсенең Яңа Усман районында коточкыч фаҗига була - шәхси йортның ишегалдында шакшы сулар чокырына берьюлы алты кеше төшеп китә. Урынга килгән коткаручылар һәм табиблар аларның бишесенең үлемен раслаган, алтынчысының гомере өчен көрәшәләр.
Хокук саклау органнары вәкилләренә билгеле булганча, әлеге йортта дүрт балалы гаилә яши, ул имин дип санала.
Беренчел мәгълүматлар буенча, йорт территориясендә шакшы сулар агып килә торган чокыр, ни сәбәпледер, ачык булган. Шунда ата-ана һәм ике бала төшеп үлгән, тагын ике бала ятим калган.
Коткаручылар өч өлкән кешенең: 1985 һәм 1997 елгы ир-егетләрнең һәм 1985 елгы хатын-кызның, шулай ук ике һәм сигез яшьлек ике баланың үле гәүдәләрен чыгарган.
Моннан тыш, чокырда тагын бер кеше табылган, аны коткарып кала алганнар, ул дәваханәгә озатылган.
Фото: mk.ru