22 август кичендә ике үсмер тарафыннан үтерелгән 8 яшьлек кыз алар белән күптән таныш булган.
Бу хакта "КП-Уфа"га кызның апасы хәбәр иткән.
"Хәзер сезгә бер генә нәрсәне әйтә алам: үтерүчеләр - малайлар. Мин Югары судка кадәр барып җитәчәкмен, андый адәм актыклары җирдә йөрмәсен. Мин судтан шәхсән сораячакмын: я аларны утыртырга, я ата-аналарын", - дигән хатын.
Әнисе кызының телефоны кинәт җавап бирми башлавын хәбәр иткән, чөнки ул вакытында өенә кайтмаган. Хатын шунда ук борчыла башлаган. Әнисе сүзләренә караганда, кызы күпләр белән дуслашкан, чөнки бала ачык һәм аралашучан булган.
- Аларның гаиләсе шундый. Кызым алар белән бәйләнешер дип уйламаган идем, - дигән хатын, үтерүчеләрне истә тотып булса кирәк.
Исегезгә төшерәбез: коточкыч очрак Уфаның Черниковка бистәсендә булды. Анда шимбә көнне, 22 августта, 12 яшьлек ике үсмер 8 яшьлек кызны буып үтергәннәр һәм елгага ташлаганнар. Малайлар тикшерүчеләргә аны уен вакытында ялгыш үтергәннәрен аңлаткан.
Үлем популярлык җыя барган рәхимсез балалар уены аркасында килеп чыга - үсмерләр кызның йокы артериясенә басалар. Аннан соң алар мәетне елга ярында ташлап качкан, ләкин бераздан кире килгәннәр, кызны чишендереп, елгага ташлаганнар. Алар кызның батып үлүен инсценировкаларга тырышкан, дип фаразлана. Җинаять эше кузгатылган.
Фото: kp.ru