Узган пәнҗешәмбедә Уфадагы фатирларның берсендә 49 яшьлек хатынның гәүдәсен тапканнар.
Бәхетсез үз ваннасында кан эчендә яткан, ә фатирда алкогольдән бушаган шешәләр һәм канлы пычак табылган.
Хатынны үтергән кешене озак эзләргә туры килми: берничә көннән хокук сакчылары аның урындагы производствода оператор булып эшләүче 50 яшьлек ирен тоткарлый. Ир бик озак каршылык күрсәтми һәм эчкәнен, хатыны белән ачуланышканын, шуннан соң, ярсып, аның йөрәгенә һәм бавырына пычак кадаганын әйтә. Соңрак, кылганыннан куркып, хатынын ваннага сала да өйдән чыгып кача.
Ир кешегә үтерүдә гаепләү белдерелгән. Хәзер ул кулга алынган һәм тикшерү изоляторына китерелгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Фото: kp.ru