+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 август 2020, 06:16

Гаиләсен балта белән чабып үтергән ирне гомерлеккә төрмәгә утырттылар

Җаһил якыннарын үтергән вакытта өйдә 7 яшьлек кыз бала да була.

Җаһил якыннарын үтергән вакытта өйдә 7 яшьлек кыз бала да була.

Түбән Новгород өлкәсенең Выкса районындагы бер бистәдә 2019 елның 21 июнендә коточкыч җинаять була. 38 яшьлек Александр Дроздов 41 яшьлек элекке хатынын, аның 68 яшьлек әтисен, 70 яшьлек әнисен балта белән чабып үтерә.

Ул 21 яшьлек үги улын да үтермәкче була, тик таба гына алмый. Җинаятьче ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Бу гаиләдән Александр һәм аның мәрхүмә хатынының 7 яшьлек кызы гына исән кала. Әнисен, әбисен һәм бабасын әтисе үтергәндә сабый кыз да өйдә була. «Комсомольская правда» үтерүченең металлургия заводында штабелировщик булып эшләвен ачыклаган һәм аның хезмәттәшләрен сораштырган.

«Эшләгәндә аңа бер генә кисәтү дә булмады. Ул тыныч, дәшмәс кеше иде. Заводта эшләүчеләр белән алай аралашып йөрмәде, низагка да кермәде. Беркайчан да агрессия күрсәтмәде. Шундый хәл килеп чыгу — безнең өчен шок. Ул хатынын кыйнаштырган дигән гайбәтләр бар иде инде, тик хатыны түзеп торган», — дип сөйли хезмәттәшләре.

Җинаять кылгач, бу ир качып китә. Аны бер тәүлек эзләгәч кенә табалар.

«Башта ул гаебен таныды. Аннары баш тартты. Ул берничә җинаять кылган: шул исәптән аеруча вәхши ысул белән ике яисә аннан да күбрәк кешене үтерү, үтерергә маташу, урлау, торакка рөхсәтсез керү. Суд аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/26-08-2020/b-ten-gail-sen-balta-bel-n-chabyp-terg-n-ir-atny-gomerlekk-t-rm-g-utyrttylar-5765211

Фото:https://nnovgorod.sledcom.ru


Читайте нас