Шаран районында фаҗига булган.
25 августта 16 сәгатьтә Соколовка авылы янындагы кырда автоприцеплы тракторчы эшләгән. Авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда ир басуда йоклап яткан 47 яшьлек кешене таптаган.
Кызганычка каршы, бәхетсез кеше җитди җәрәхәтләр алган һәм ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Һәлак булучы исерек булган. Бәлки, авыл кешесе хәл җыярга гына яткан булгандыр...
Әлеге хәлгә тикшерүчеләр ачыклык кертәчәк.
Фото: auto.ria.com