Прокуратура Уфада дозанавательне көчләүчеләргә Югары суд тарафыннан чыгарылган аклау карары белән килешмичә шикаять биргән.
Бу хакта Уфаның Киров район суды вәкиле хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 23 яшьлек кызны көчләүдә элекке полиция хезмәткәрләре Эдуард Матвеев, Салават Галиев һәм Павел Яромчук гаепләнә. Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, барысы да 2018 елда 30 октябрьгә каршы төндә полиция бүлегендә булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция бүлекләре җитәкчеләрен, эш урынында алкоголь эчкән өчен дознаватель кызның үзен дә эштән чыгардылар.
Элекке полиция хезмәткәрләре үзләренең гаепсез булулары турында белдерде. 2020 елның июнь башында Башкортстан Югары суды Матвеевны һәм Галиевне тулысынча аклады. Алар җидешәр елга хөкем ителгән иде. Яромчукны гаепле дип таныдылар һәм 4 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Фото: bash.news.ru