Иртән капка төбенә чыккан хатын шундый куркыныч табылдыкка юлыккан.
Стәрлетамак янындагы бакчаларда өлкән яшьтәге хатынга кеше мәете өлешләре салынган чүпрәк сумка ташлап киткәннәр. Пенсионер ханым аны 24 август көнне үз йорты капкасы төбеннән табып ала. Бу хакта «КП-Уфа»га хокук саклау органнарында хәбәр иткәннәр.
Алар сүзләренә караганда, сумкада баш, кул, аяк сөякләре яткан. Куркыныч табыш урынына килгән криминалистлар җәсәдләргә якынча бер елдан артык булуын ачыклый. Аларны тикшерү өчен судмедэкспертка тапшыралар.
Хокук саклаучылар, сөякләрдән тыш, сумкада чалбар, каеш, баш киемнәре калдыкларын һәм пычак кисәге да тапкан.
Фото: "КП Уфа"