+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 август 2020, 07:00

Арматура белән тукмап үтергән...

Җитмәсә, колагын да кискән...

Җитмәсә, колагын да кискән...

Хокук сакчылары 2019 елның октябрендә Уфада булган үтерүне тикшерүне төгәлләде. Ул вакытта Сипайлово бистәсендәге Маршал Жуков урамындагы чокырда киселгән колаклы нык кыйналган ир табыла.

Тикшерү версиясе буенча, ике ир бер-берсен күралмаган, өстәвенә, 23 октябрьгә, үтерүгә бер көн кала, алар сугышкан. Ул чакта һәлак булган ир һөҗүм итүче Артемовны көрәк белән бәргәләгән. Икенче көнне Артемов, аны кыйнап, колагын кискән, аннары арматура алып, көндәшен үтергәнче тукмаган.

Уфаның Октябрь районы суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Артемов гаепле дип табылган. Аңа 10,5 елын катгый режимлы колониядә үткәрергә туры киләчәк.

Фото: versiya.info сайтыннан
Читайте нас