+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 август 2020, 12:50

Банкротлык процедурасы гадиләштерелә

1 сентябрьдә гражданнарга банкротлык процедурасын судка мөрәҗәгать итмичә генә узарга мөмкинлек бирүче федераль закон үз көченә керә.

1 сентябрьдә гражданнарга банкротлык процедурасын судка мөрәҗәгать итмичә генә узарга мөмкинлек бирүче федераль закон үз көченә керә.
Бурыч күләме 50 меңнән 500 мең сумга кадәр булган гражданнар күпфункцияле үзәкләр аша түләүсез гадиләштерелгән процедурадан файдалана алачак.
Закон авыр тормыш хәленә юлыккан, аз тәэмин ителгән гражданнарга көчтән килмәгән бурычлардан арынырга мөмкинлек бирәчәк.
Гадиләштерелгән процедурадан файдалану өчен күпфункцияле үзәкләргә гариза һәм кирәкле документлар пакетын, шулай ук барлык кредиторларның исемлеген бирергә кирәк булачак.
Өч көн дәвамында судтан тыш банкротлык процедурасын кузгату турында белешмәләр банкротлык турында бердәм федераль реестрга кертелә. Шул мизгелдән бирле пенялар һәм бурычларны вакытында түләмәгән өчен штрафлар исәпләнми. Процедура барганда граждан яңа бурычка ала, яки поручитель була алмый.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас