Русия Генпрокуратурасы Башкортстан сода сәнәгате предприятиеләренең дәүләт акцияләрен читләштерүнең законлылыгын тикшерде.
Тикшерү барышында хосусыйлаштыру турындагы законнарны бозу очраклары һәм явыз нияттә файдалану фактлары ачыкланды.
Материаллар төбәк власть органнарының вазыйфа биләүче кешеләренә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсен карау өчен Русия Тикшерү комитетына җибәрелде.
"Атап үтелгән милек комплексларына хокуклар Русия Федерациясе ихтыярыннан тыш күчерелде. Дәүләт мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, Генераль прокуратура тарафыннан Башкорстан Республикасы Арбитраж судына законсыз чит биләмәдән милекне таләп итү турында дәгъва белдерелде", - дип хәбәр итә Русия Генераль прокуратурасы матбугат хезмәте.
Элегрәк Владимир Путин дәүләт акцияләрен шәхси кулларга бирүнең законлылыгын тикшерергә кушкан иде.