Бу адымга аны нинди сәбәпләр этәргән?
Саратов өлкәсенең Калинин районында яшәүче 15 яшьлек кыз бала үз әнисен үтерерлек итеп яралаган. Саратов өлкәсе прокуроры С. В. Филипенко йөкләмәсе буенча, тикшерү эшләре оештырылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, 27 августта төнге уникеләр тирәсендә Саратовның "Кояшлы-2" бистәсендә 40 яшьлек хатын һәм аның 15 яшьлек кызы арасында талаш чыга. Әни кеше исерек була, шул чакта кыз бала әнисен үтерә.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Прокуратура балигъ булмаганнарның караучысыз калуы һәм хокук бозуын профилактикалау системасы органнарын тикшерә башлаган. Җинаятьнең сәбәбенә, баланың яшәү шартларына аеруча игътибар ителәчәк, вазыйфалы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.
Чыганак:
https://intertat.tatar/news/incident/28-08-2020/saratov-lk-send-unbish-yashlek-kyz-nisen-terg-n-5766717Фото: "ВКонтакте"