+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 август 2020, 08:50

Билет ярты миллион сумга төшкән

Белорет районында бер хатын интернет-сайт аша авиабилет сатып алырга булган.

Белорет районында бер хатын интернет-сайт аша авиабилет сатып алырга булган.
Ләкин 40 мең сум урынына банк картасыннан 500 мең сумнан артык акча юкка чыга. Бу хәлдән соң хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Сатып алуның гомум суммасы 40 мең сумга якын булырга тиеш була.
Сайтка кереп, ул барлык мәгълүматларны һәм банк картасының номерын кертә, тик акчаны исәптән төшерү турында смс килми. Шуннан соң ул акчасын шәхси кабинет аша тикшерергә булган, тик анда кергәч, бөтен акчаларның күчерелгәнен күреп алган.
Полицейскийлар хатынның «двойник» сайты аша билетка заказ бирүен һәм аферистлар тозагына эләгүен ачыклый.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: мк.ру
Читайте нас