Барлык яңалыклар
Хокук
31 август 2020, 11:35

Унике яшьлек малай әнисен таптаткан

Баланы рульгә уртыртыр алдыннан нык кына уйларга кирәк тә соң...

Баланы рульгә уртыртыр алдыннан нык кына уйларга кирәк тә соң...

Воронеж өлкәсендәге Воронцовка авылында унике яшьлек малай «Жигули» машинасы белән идарә итәргә җыена. Шул вакытта ул 42 яшьлек әнисен бәрдерә. Хәзер бу хатынның хәле бик авыр дип бәяләнә.

Имгәнгән хатын инде ике атна анестезиология-реанимация бүлегендә ята. Аның әле тагын күпме дәваланасы билгеле түгел.

Юл һәлакәте 18 августта була. Полиция ачыклаганча, «шестерка» белән 12 яшьлек малай идарә итә. Машина малайның әнисенең дус хатыныныкы була. Хатыннар балага машина белән идарә итәргә үзләре рөхсәт биргән.

Малай - рульдә, «ВАЗ-21061» хуҗасы — 43 яшьлек хатын алдагы пассажир утыргычында, әнисе исә арткы утыргычта була. Малай машинада йөреп китә һәм идарәсен югалта. Ул юл кырыена төшеп, йорт коймасына бәрелә. Шуннан соң малайның анасы машинадан чыкмакчы була, ләкин егыла. Шул вакытта малай машинаны артка таба хәрәкәт иттерә башлый һәм әнисен таптый...

«Жигули» хуҗасына карата административ протокол төзелгән. Машина белән идарә итүне йөртү хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен ул 30 мең сум штраф түләргә тиеш. Тикшерү дәвам итә.

Фото: intertat.ru