+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
1 сентябрь 2020, 10:45

"Бер сигәрит бирмәссез микән?..."

Бер ир 13 яшьлек үсмер тәмәке сораган өчен аңа пычак кадаган.

Бер ир 13 яшьлек үсмер тәмәке сораган өчен аңа пычак кадаган.

Бу гаҗәп хәл Яр Чаллыда булган. 13 яшьлек үсмер бер ирдән тәмәке сораган булган, әмма ир аңа моны бирмәгән.

Арытаба ул яшүсмергә тәмәке тартуның организмга нинди зыян китерүе турында "лекция" укый башлаган. Нәтиҗәдә, алар арасында низаг килеп чыккан һәм яшүсмер иргә берничә тапкыр суккан.

Арытаба ир, кесәсеннән пычак алып, баланың эченә кадаган. Ул үзе аны шунда ук дәваханәгә илткән. Табиблар яшүсмернең гомерен саклап кала алган.

Ир-егеткә карата аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен җинаять эше кузгатылган. Аны 5 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Фото: ru.baku.ws сайтыннан.
Читайте нас