Кыйгы районында 100 яшьлек ветеранны үтерүдә шиклеләрне тапканнар.
Бу хакта бүген, 2 сентябрьдә, билгеле булды. Хәзер тоткарланучылар белән кирәкле тикшерү гамәлләре үткәрелә һәм аларның кылынган җинаятькә катнашы барлыгы ачыклана.
Ветеранның танышлары искә төшергәнчә, Иван Николаевич хатынының үлеменнән соң берүзе яшәгән һәм беркемне дә үз янына якын җибәрмәгән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеранның акыл-зиһене яхшы булган.
Авылдашы Любовь Козлова сүзләренә караганда, үзенең 100 еллык юбилеена ул Константин Симоновның бер поэмасын яттан укыган. Иванның ике кызы - пенсионерлар, Чиләбедә яшиләр. Гел аның янына кайтып йөргәннәр. Кечесе 2 июльдә булган. Ветеранны күршеләре карый, бабай көне буе ишегалдында күренмәгәч, алар борчыла башлый.
Бабайны үле килеш табалар, аны тупас әйбер белән кыйнаганнар, ә үләр алдыннан әле җәзалаганнар да. Пенсионерның куллары бәйләнгән, ә янәшәдә акча эләктерә торган резинка яткан...