+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
3 сентябрь 2020, 13:00

Баласын бишенче каттан төртеп төшергән...

Аллаһка шөкер, 3 яшьлек сабый исән калган.

Аллаһка шөкер, 3 яшьлек сабый исән калган.

Бу хәл Омск өлкәсендә булган. Кичә иртән урындагы дәваханәгә җитди җәрәхәтләр белән 3 яшьлек сабый китерелгән. Аны алып килгән ир белдерүенчә, баланы ул күпфатирлы бер йорт янында тапкан. Әлеге вакытта бала авыр хәлдә.

Арытаба хокук сакчылары баланың әнисенең шәхесен ачыклаган һәм янына барган. Бу вакытта хатын дус иптәшләре белән аракы эчеп утырган. Ул баланың кайда икәнлеген әйтә алмаган.

Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, хатынның баласын фатир тәрәзәсеннән төртеп төшергәнлеге ачыкланган. Ул белдерүенчә, аның баланы ашатырга акчасы юк һәм шушы гамәле белән ул аңардан котылмакчы булган.

Бу хәл буенча җинаять эше ачылган һәм аңа 10 елга якын төрмә яный.

Фото: Мк.ру сайтыннан
Читайте нас