+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
3 сентябрь 2020, 13:00

Уфада кибет янган

Билгесез кеше аңа ут төрткән, диләр...

Билгесез кеше аңа ут төрткән, диләр...

Бүген Уфада азык-төлек кибетендә янгын чыккан. Янгын Русия урамындагы кибеттә булган.

Аның турында мәгълүмат диспетчерга иртәнге сәгать 4тә килгән. Берничә минуттан соң урынга 6 берәмлек махсус техника һәм 17 янгын сүндерүче килеп җиткән.

Кибетнең фасад тышчасы януы ачыкланган, ул торак йорт янына куелган булган. Бәхеткә, янгын тиз арада сүндерелгән. Аллаһка шөкер, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Хәзер тикшерүчеләр янгынның сәбәпләрен ачыкларга тиеш. Берелчел мәгълүматлар буенча, билгесез кеше кибеткә ут төрткән.

Фото: bash.news сайтыннан.
Читайте нас