+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 сентябрь 2020, 08:55

Чит номерларга миллионнан артык акча күчергән

Мошенниклардан сак булыгыз, дип тәкърарлап торабыз, югыйсә...

Мошенниклардан сак булыгыз, дип тәкърарлап торабыз, югыйсә...
Башкортстанда бер хатын бик зур суммада акчасын башка номерларга күчерергә мәҗбүр иткән хәйләкәр мошенниклар корбаны була. Өстәвенә, акчаның яртысыннан артыгын ул кредитка алган булган.
Полициягә мошенниклык турында хәбәр килгән. Салават шәһәре эчке эшләр бүлегендә сөйләүләренчә, шәһәрдә яшәүче 36 яшьлек ханымга билгесез хатын шалтырата һәм үзен банкның хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ул кемнеңдер хатынның барлык акчаларын алырга ниятләвен белдергән, әмма законсыз гамәлләргә чик куелган, имеш. Шулай ук ул барлык акчаларны да исәптән төшерергә һәм алга таба инструкция үтәргә тәкъдим итә.
Әлеге ханымга төрле номерлардан берничә тапкыр шалтыраталар, үзләрен төрле банк хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар, яңа алгоритмнар тәкъдим итәләр, шул ук вакытта банкларның урындагы бүлекчәләрендә мошенниклар эшләвенә һәм алар белән катгый рәвештә бәйләнешкә керү тыелуына инандыралар.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче, инструкцияләргә ияреп, 490 мең сум күләмендәге акчаны берничә номерга күчергән һәм аннан соң төрле өч банктан кредитка 525 мең сум акча алган.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, хатын 1 миллион сумнан артык акчадан колак каккан. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Фото: кп.ру
Читайте нас