Башкортстанда яшәүче бер кеше Сипайлово бистәсендә урнашкан «Олимп» сәүдә үзәген шартлату белән яный һәм моның өчен акча таләп итә.
Билгесез кеше полициягә 3 сентябрь көнне кич шалтырата. Ул үзен «Михаил Александрович» дип таныштыра һәм сәүдә үзәгенә мина куелуы һәм, бер сәгать эчендә банк картасына акча күчермәсәләр, «барысын да шартлатачагын» белдергән.
«Олимп»ка шунда ук көч ведомстволары хезмәткәрләре һәм саперлар килгән. Алар 50 кешене эвакуацияли һәм комплекс залларын тикшерә. Алар анда бернинди шартлаткыч җайланма да тапмаган.
Тикшерү бүлеге терроризм акты турында ялган хәбәр өчен җинаять эше кузгаткан. Хокук сакчылары җинаятьче шалтыраткан номерны ачыклаган.
Телефон Дуван районында яшәүче 32 яшьлек ирнеке булып чыккан.