+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 сентябрь 2020, 15:25

Умартачыдан көнләгән...

Бер бәндә, сөйгәнен умартачыдан көнләп, үч алмакчы булган.

Бер бәндә, сөйгәнен умартачыдан көнләп, үч алмакчы булган.

Бу хәл Башкортстанның Мәләвез районында булган. Дәваханәгә 61 яшьлек умартачыны китергәннәр, ул Басурмановка авылыннан ерак түгел трейлерда яшәгән. Ир аңлатканча, аның йортына мылтыктан атканнар, ә үзенең кулын яралаганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьне урындагы кеше кылган, ул сөйгәнен көнләгән. Атыштан соң һөҗүм итүче качкан.

Тиздән полиция хезмәткәрләре атучы эзенә төшә һәм аның Күгәрчен районындагы йорты янына килә. Полицейскийларны күргәч, ир өенә кереп качкан. Тәртип сакчылары бикләнгән ишекне бүрәнә белән бәреп ача. Эчтә аларны мачете белән коралланган җинаятьче көтеп торган.

Полицейскийларның кисәтүләре һәм аларның кораллары көнчегә тиешенчә тәэсир иткән, шуңа ул бирелергә мәҗбүр булган.

Оперативниклар аның йортында умартачыга аткан мылтыкны тапкан.

Хәзер атучы сак астында. Аңа үтерергә маташу өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас