Башкортстанда хәбәрсез югалган 35 яшьлек Белорет кызы Айгөл Фәйзуллинаны эзлиләр.
Аның апасы соңгы тапкыр сеңлесен 19 августта ук күргәннәрен әйтә. Көндез Айгөл өеннән чыга, ләкин үзе белән бернинди әйбер дә алмый.
- Сәер, ул үзе белән телефон да, документлар, яки сумка да алмаган. Подъезддан чыгуга гаип була. Шуннан бирле без аны күрмәдек, - дип сөйләгән хатын.
Шулай ук югалган Айгөлнең өендә 15 яшьлек кызы калганлыгы билгеле.
- Элек ул өйдән чыгып китә торган иде, ләкин һәрвакыт элемтәдә булды, - дип өсти Айгөлнең апасы.
Фото: kp.ru