+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 сентябрь 2020, 06:40

Көчен күрсәтәсе килгәндер...

Формадагы кешегә ышанырга күнеккәнбез дә ул. Тик алар арасында да төрлеләре очрый.

Формадагы кешегә ышанырга күнеккәнбез дә ул. Тик алар арасында да төрлеләре очрый.

Стәрлетамакта шәхси сак оешмасы формасында киенгән ир Волочаевский урамындагы супермаркет ишеге төбендә баскычта утыручы кешене кыйнаган. Видео "Вконтакте" социаль челтәрендә "Стәрлетамакның кара исемлеге" төркемендә урнаштырылган.

Автомобиль салоныннан төшерелгән язмада формадагы ир-атның баскычта утырган кешенең башына күсәк белән сукканлыгы күренә. Тегесе таякка охшаган әйбер белән кизәнә. Алар яныннан яшь әниләр һәм балалар уза, нәниләр борылып-борылып карый.

Посттан күренгәнчә, ирнең башын ярганнар. Аның баскычта тыныч кына утыруы һәм беркемгә дә тимәве билгеләп үтелгән.

Фото: aif.ru
Читайте нас