+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 сентябрь 2020, 07:00

Каш ясыйм дип...

Стәрлетамакта бер кыз салонда каш ясатам дип, күзсез кала язган.

Стәрлетамакта бер кыз салонда каш ясатам дип, күзсез кала язган.

Гадәти каш буяу процедурасында куркыныч юк кебек тоела. Стәрлетамәкта яшәүче 28 яшьлек Алена салонга кашларын хна белән буяуга язылган. Озак көтелгән яхшы нәтиҗә урынына кыз, процедура аркасында химик пешүләр алып, дәваханәгә эләгә.

Ул социаль челтәрләрдә шушы вакыйга белән уртаклашкан.

"Кызлар, моны миңа Коммунистик урамында ясадылар! Химик пешү. 2 атна дәваханәдә яттым. Үзегезне саклагыз. Беркая да йөрмәгез!", - дигән Алена.

Кыз зыянсыз тоелган хнадан соң мондый нәтиҗәне көтмәгәнлеген таный. Фотода чыннан да бу аллергия түгел икәне күренә.

- Хна белән буятырга уйлаган идем. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә аңламадым. Хнадан андый хәлнең булуы мөмкин түгел, хәтта табиблар да әйтте. Димәк, алар анда нидер өстиләр. Бәлки буяу белән бутыйлардыр. Мин бүтән гомеремдә беркая да бармыйм. Хәтта гафу үтенмәделәр, - ди процедура корбаны.

Башка кызлар аңа юристка мөрәҗәгать итәргә һәм бу эшне тикшерүләрсез калдырмаска киңәш иткән.

Фото: bloknot-volgograd.ru
Читайте нас