+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 сентябрь 2020, 08:50

Ни кылануыгыз бу?

Уфада бер гаиләне фатирдан газ ярдәмендә куганнар.

Уфада бер гаиләне фатирдан газ ярдәмендә куганнар.

Уфада гаиләне ипотека фатирыннан газ ярдәмендә куып чыгаруда катнашкан бертуган Сергеевларның берсен кулга алалар.

Әлеге фатирда 9 яшьлек игезәкләр белән әти-әниләре булган. Бу хәл турында зыян күрүчеләр сөйләгән.

Җиде ел элек гаилә Уфада төзелә торган йорттан ипотекага фатир сатып алган. Йорт салучы - Башкортстан Торак төзелеше фонды, аның партнерлары - ике кредит оешмасы - Уралсиб һәм Башкомснаббанк. Торак хуҗалары ипотека буенча түләүләрне кичектерә. Аларның фатиры сатуга куела.

Яңа милекче үзенең абыйсы белән камуфляж формада һәм респираторда фатирга бәреп керә һәм күз яше агыза торган газны сиптерә. Бу вакытта фатирда ике бала һәм аларның әти-әниләре була.

Балалар газдан агуланып, дәванырга мәҗбүр булган. Әле тикшерү бара, суд-медицина экспертизасы тәгаенләнгән. Аның нәтиҗәләрен әлеге бәндә тикшерү изоляторында көтәчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас