+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 сентябрь 2020, 11:40

Түрәне фатирыннан куалар

Башкортстанның урман хуҗалыгы министры урынбасарын гаиләсе белән бергә прокуратура таләбе буенча Уфадагы дүрт бүлмәле фатирдан куалар.

Башкортстанның урман хуҗалыгы министры урынбасарын гаиләсе белән бергә прокуратура таләбе буенча Уфадагы дүрт бүлмәле фатирдан куалар.

Чиновникның хатыны торакны алмаштыру килешүе буенча бурычларын үтәмәгән, дип хәбәр иттеләр төбәк прокуратурасында.

Түрә гаиләсенә фатирны, ул әле Зилаер районы башлыгы булганда, 2011 елда бирәләр. Дәүләт хезмәткәренең хатыны алмашу килешүенә кул куйган – 2012 елның ноябренә кадәр ул муниципалитетка бер бүлмәле фатирын тапшырырга һәм, аннан тыш, 7,2 миллион сумнан артык акча түләргә тиеш булган.

– Шул ук вакытта ул үз йөкләмәләрен үтәмәде, 2014 елда югарыда күрсәтелгән бер бүлмәле фатир сатты, дәүләт хезмәткәре гаиләсе 9 ел дәвамында бәхәсле торактан бушлай файдалана, – дип аңлаттылар прокуратурада.

Уфа хакимияте бу хәлгә игътибар итмәгән. Ә хокук сакчылары чиновникны һәм аның гаиләсен биләгән фатирдан чыгару турындагы карарга иреште.

Фото: kp.ru
Читайте нас