Бичараның тәненең 80 проценты янган.
Шушы көннәрдә Башкортстанның Дуван районында коточкыч хәл булган. Көпә-көндез торак пунктларның берсендәге кибет янында янган ир-ат табыла. Урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы медиклары аны көчле тән пешүләре белән дәваханәгә алып китә. Зыян күрүченең тәненең 80 проценты, шул исәптән сулыш юллары янган.
Ул урындагы кеше булып чыккан. Бу көнне аңа урманда билгесез кешеләрнең һөҗүм итүе турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә сөйли алган. Шул бәндәләр аңа бензин сибеп, ут төрткән. Хәзер һөҗүмчеләрне полиция эзли.
Фото: kp.ru