+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 сентябрь 2020, 08:00

Скульптура бала өстенә килеп төшкән...

Нәтиҗәдә, ул, башы җәрәхәтләнеп, дәваханәгә эләккән.

Нәтиҗәдә, ул, башы җәрәхәтләнеп, дәваханәгә эләккән.

Бу коточкыч хәл Троицк шәһәрендә булган. Биредә Крылов әсәрләре буенча арт-объектлар төзегән булганнар. Ике көн элек кичен шул объектларны ике исерек егет җимереп киткән. Икенче көнне иртән аларны бастырып куйганнар.

Шул скульптураның берсе бирегә килгән 4 яшьлек баланың өстенә килеп төшкән. Нәтиҗәдә, ул җитди баш җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

Хокук сакчылары егетләрнең скульптураларның ватуын биредәге камера ярдәмендә ачыклаган. Әлеге вакытта аларны эзләү дәвам итә.

Фото: pixabay.com
Читайте нас