Уфада бер фатирда бала мәете табылган иде.
Аның тәнендә җәрәхәтләр булу ачыкланган. Нарасыйны суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. Волонтерлар аны җирләү өчена акча җыю игълан иткән. Ләкин әлегә баланы моргтан бирмиләр.
Сабыйның әнисе туктаусыз елый, сүзен дә әйтә алмый, ди. Ул үзе балалар йортында тәрбияләнгән. Ана нәниен бүген караватында үле килеш тапкан. Ул белдерүенчә, бала ашаган ашына тончыгып үлгән.
Тикшерү комитеты әлеге хәлне тикшерә, шул рәвешле нарасыйны бүген җирли алмаганнар.
Фото: kp.ru