Чита өлкәсендә полиция хезмәткәрләре кибетләрнең берсендә акча белән сейфны урлауда шикләнелүчене тоткарлаган.
Полициягә Приаргунск бистәсендә билгесез кешеләрнең сәүдә ноктасы бинасына үтеп кереп, өч ноутбук һәм 800 мең сум булган сейфны урлаулары турында хәбәр килгән. Алар тәрәзә пыяласын ватып кергән.
Оператив чаралар уздыру барышында тәртип сакчылары шикләнелүчене тоткарлаган. 23 яшьлек кеше гаебен тангыган. Ачыклануынча, җинаятьчедә урлау нияте төнлә сәүдә үзәге тәрәзәсендә янган ут күргәч барлыкка килгән. Ир сүзләренчә, урланган акчаның бер өлешен кешеләргә тараткан, бер өлешен иганә өчен тартмаларга салган. Хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат тикшерелә. Аннан калган 57 мең сум акча алынган.
Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: grad-product.ru