Агыйдел шәһәрендә кечкенә кызга сукбай эт ташланган.
Әлеге вакыйганы телефон камерасына урындагы хатын-кыз төшергән. Кадрларда этнең баланы җиргә егуы һәм торырга ирек бирмәве күренеп тора. Бу вакытта тирә-юньгә берничә олы кеше җыела. Алар якын килә башласа, эт ырылдарга керешә.
Бу хәлне төшерүче ханым кызны тынычландыра һәм хайванны тагын да зур агрессиягә китермәс өчен аннан әкрен генә торуын сорый. Күпмедер вакыттан шундагыларның берсе этнең игътибарын читкә юнәлтә ала, кыз торып китә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк шәһәр берләшмәләрендә Агыйдел халкы хуҗасыз этләрнең күбәюенә зарлана һәм шәһәр хакимиятен проблемага игътибар итәргә өнди.
Кыз артык зыян күрмәгән, әмма нык курыккан.