Үчле кыз элекке сөйгәнен туганнары белән бергә яндырып үтермәкче булган.
Пенза шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек хатын элек сөйгән егетеннән үч алмакчы буып, аның йортына ут төртә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, кыз, егете белән аерылышкач, тынычлана алмый. Ул аңа гел бәйләнә, кабат мөнәсәбәтләрне яңартуны тели, егетне тынычлыкта калдырмый.
Тегесе шалтыратуга җавап бирми, аның хәбәрләренә дә битараф кала. Шуннан соң ачуы чыккан хатын егетнең өенә ут төртә. Бу вакытта сөйгәне, аның ике абыйсы, тагын бер хатын-кыз өйдә була.
Бәхеткә, бу кешеләр барысы да янгыннан чыгу җаен таба. Эчке эшләр министрлыгында аңлатканча, ут төртүче хатын моңа кадәр дә җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Тоткарлагач, ул гаебен таныган. Аның сүзләренчә, ул шул рәвешле сөйгәненнән үч алмакчы булган.
Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу хатынны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
Фото: 58.мвд.рф