11 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, эчке хезмәт полковнигы Владислав Дзюба белән очрашты.
Төбәк идарәсенең яңа җитәкчесен Русия ФСИН директоры урынбасары, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Валерий Балан тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучылар республикада ведомство эше турында фикер алышты.
- Мин хезмәт җитәкчелеген дә, төбәк җитәкчелеген дә ышандыра алам, без барлык район башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләячәкбез, үз бурычларыбызны үтәячәкбез, җитештерү куәтен үстерәчәкбез, - дип ышандырды Владислав Дзюба. - Бирегә килгәнче, мин аналитик еллык белешмәләр белән таныштым, узган ел идарәнең нәрсәгә ирешүен, җитештерү-хуҗалык һәм финанс эшчәнлеге күрсәткечләренең нинди булуын карадым. Территориаль идарәнең потенциалы гаять зур, республика һәм Уфа шәһәре ярдәме белән зур уңышка ирешергә мөмкин.
Шулай ук, төбәк идарәсенең яңа җитәкчесе Уфаның тарихи үзәгендәге төрмә комплексын реконструкцияләү мәсьәләсенә кайтырга вәгъдә итте.
Белешмә:
Владислав Владимирович Дзюба 1975 елның 22 сентябрендә Иркутск өлкәсендә туган. Иркутск югары хәрби авиация инженерлар училищесын, Русия ФСИН хокук һәм идарә академиясен тәмамлаган. 2002 елның июненнән Иркутск һәм Сахалин өлкәләре җинаять-башкарма системасының төрле вазыйфаларында хезмәт иткән. 2014 елдан Саха (Якутия) Республикасы буенча ФСИН идарәсен җитәкләгән.
I, II дәрәҗә «Хезмәттәге тырышлыгы өчен», I, II, III дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән, II дәрәҗә «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактаулы билге белән бүләкләнгән.
Фото: bashinform.ru