+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 сентябрь 2020, 13:05

Мазовны күргәннәр?

Дондагы Ростовта яшәүче кеше эзләүдә булган Артем Мазовка охшаган кешене күргән.

Дондагы Ростовта яшәүче кеше эзләүдә булган Артем Мазовка охшаган кешене күргән.

Бу хакта ул бүген, 13 сентябрьдә, UFA1.RU редакциясенә хәбәр иткән. Хатын Вековой тыкрыгыннан, Шолохов урамындагы шәһәр яны автовокзалына кадәр такси чакырткан. Машина руле артында Мазовка бик охшаган ир-ат булган.

"Ул бик ярсулы иде, нервлары киеренке кебек тоелды, күзләре курыккан кешенекенә охшаган иде, - ди хатын. Анда (такси чакыру кушымтасында) ул башкача язылган, ләкин йөзгә Мазовка нык охшаган".

Руль артында әлеге ир булган автомобильне хуҗасы 2019 елның 28 маенда, Мазовның югалуына ярты ел кала, сатып алганлыгы ачыкланган. auto.ru мәгълүматлары буенча, машина такси сервисларында теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, ир элеккечә эзләүдә исәпләнә. Ул ике баласы белән юкка чыккан иде. Элегрәк аның балалары үле килеш табылды.

Фото: mk.ru
Читайте нас