Республиканың баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов юл кагыйдәләрен бозучыны шәхсән тоткарлаган.
ВАЗ-21-14 машинасын Динар Гыйльметдинов тәрәзәләрен караңгылаткан өчен туктаткан. Арытаба баш инспектор башка хезмәткәрләрен бирегә чакырткан. Тикшерүләр нәтиҗәсендә водительнең "права"сы булмавы да ачыкланган.
Нәтиҗәдә, 22 яшьлек егет өенә машинасыз кайтып киткән, аңа 15 мең сумга якын штраф та салынган.
Гомумән алганда, соңгы тәүлектә ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләре бозуның 2100 очрагын теркәгән. Шулай ук, алар 60 исерек водительне тоткарлаган.
Фото: ru24.net сайтыннан