+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
14 сентябрь 2020, 07:40

Сигез катлы йорт янып бетә язган...

Коточкыч янгында 88 фатир зыян күргән.

Коточкыч янгында 88 фатир зыян күргән.
Краснодардагы коточкыч янгынга ут белән саксыз эш итү гаепле ди белгечләр.
Янгын җиденче катта башланган. Аның нәтиҗәсендә бөтен сигезенче кат янып беткән. Шулай ук йорттагы 88 фатир зыян күргән.
Янгын сүндерүчеләр Русия урамында урнашкан сигез катлы торак йортта 4400 квадрат метр мәйданда утны сүндерә алган. Бинадан 300 кеше эвакуацияләнгән, аларны мәктәп базасында оештырылган вакытлыча урнаштыру пунктына китергәннәр.
Фото: mk.ru
Читайте нас