Бу хәл Әлшәй районының Чуракай һәм Каран авыллары арасында булган иде.
11 сентябрь иртәсендә "Skoda Rapid" машинасындагы ир 20 яшьлек егетне бәрдерә. Җәяүле юл уртасында караңгы киемдә китеп барган. Зыян күрүче авыр җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урынында үлгән.
Водитель үзе вакыйга урыныннан качуны артыграк күрә. Егетнең гәүдәсен тапкан юл полициясе хезмәткәрләре шунда ук эзләү чараларын башлый. Баксаң, автомобильче һәлак булган кешенең авылында әти-әнисенең өендә качып яткан икән.
Тоткарлау вакытында 35 яшьлек ир исерек булган. Ул - вахтачы һәм Ямал-Ненец автономияле округында яши. Хәзер үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: kp.ru