Уфада коточкыч җинаять теркәлгән.
43 яшьлек ир, өч бала атасы саунада үле килеш табылган.
Ул иптәше белән "Оазис" саунасында булган. Аннан чыкканда дүрт егет белән сүзгә киләләр, тегеләре боларны тукмый башлый. Иптәшенең башына сугып миңгерәүләтәләр, ә Владимир Даниловны озак кына кыйныйлар, аннары чишендереп, талап, эз югалталар. Ни өчендер сауна хуҗалары аларга озак кына медицина ярдәме чакыртмаган. Владимир үлгән.
Хокук сакчылары, аның йөрәге тоткан, дип белдерә. Туганнары исә моның белән риза түгел. Владимир спортчы, хоккейчы булган, алкоголь кулланмаган.
Әтиләрен өч баласы һаман да көтә...
Фото: bash.news.ru