Туймазыда яңа туган баласын чүп савытына ташлаган хатынның язмышы хәл ителгән.
Туймазы районара суды аның балигъ булмаган өч баласына карата опека һәм попечительлек органнарының ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. Элегрәк ул "яңа туган баланы үтерергә тырышу" мәддәсе буенча гаепле дип танылган иде.
2020 елның 13 маеннан 14 маена каршы төндә хатын үз фатирында бала тапкан, шуннан соң аны үтерергә булган. Ул сабыйны урамга алып чыга һәм чүп контейнерына ташлый. Якыннан үтеп баручы урам себерүче, контейнердан тавыш ишетеп, баланы таба һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме нәтиҗәсендә генә бала исән кала. Тикшерүчеләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең килешенгән гамәлләре гаепләнүченең шәхесен кыска вакыт эчендә ачыкларга мөмкинлек биргән.
Суд хатынны яңа туган балага карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итте, ә калган балаларга карата хокукларында чикләде.
Фото: bashinform.ru