+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Сентября 2020, 07:30

Кайтып керсә, ике баласы да үлгән....

Тикшерүчеләр һәм полиция кечкенә ике кызны үтерүчене эзли.

Тикшерүчеләр һәм полиция кечкенә ике кызны үтерүчене эзли.

8 һәм 13 яшьлек кызларның гәүдәләре Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә табылган. Аларны эштән кайткан әниләре тапкан.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, фаҗига моннан бер ай элек Омск өлкәсеннән Рыбинскка күчеп килгән гаиләдә булган. Тикшерү органнары аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү буенча җинаять эше кузгаткан. Ярославль өлкәсе прокуроры Дмитрий Попов җинаять эшен тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольдә тота.

"Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре белән берлектә җинаять кылуга катнашлыгы булган кешеләрне ачыклау һәм тоткарлауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Һәлакәт урынында тикшерү идарәсенең иң тәҗрибәле тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли", - дип хәбәр итә Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе.

76.ru порталы мәгълүматлары буенча, кызларның әнисе сөйгәне белән яшәгән. Ул элек авыр җигаятьләр өчен хөкем ителгән булган...

Фото: mk.ru
Читайте нас